Иж-Буби мәдрәсәсе, удмурт бытбылдыклары һәм мари шишәрләре: Казанда Әгерҗе районы Мәдәният көне узды

2024 елның 1 ноябре, җомга

26 октябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Әгерҗе районы Мәдәният көне узды. Ленин исемендәге КДК фойесында үзәк урынны Иж-Бубиның атаклы мәдрәсәсе тарихына багышланган «Буби мирасы - халкыбыз хәзрәте» экспозициясе алды.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Әгерҗе районы Мәдәният көне “Туган як юллары” дип исемләнгән концерт программасы белән тәмамланды. Концерт башланыр алдыннан кунакларны район башлыгы Ленар Нургаянов сәламләде. «Бу конкурс кына түгел, ә үз якташларың белән очрашу да», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International