2023 елның төп символы - Республика чигү картасы Татарстанның Милли музеена тапшырылачак. Тантаналы чара Халыклар бердәмлеге көне алдыннан - 3 ноябрьдә музейда узачак.
Картаны тапшыру тантанасы Татарстан Республикасы Милли музеенда 3 ноябрьдә 13.30 сәгатьтә «Халыклар бердәмлеге төне» программасы кысаларында узачак. Вакыйга Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.