А.С.Пушкин исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә модель китапханәсен ачу тантанасы булды. Милли проект кысаларында яңартылган «Мәдәният» балалар китапханәсе күпфункцияле ял итү үзәге булды.
Китапханә заманча компьютер технологияләре һәм интерактив сервислар белән генә тулыландырылмады, китап фонды да яңартылды. Укучыларны 13 нәшрияттан 11 мең яңа мавыктыргыч китап көтә. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар тудырылган.