Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Җәлил укулары» VII Халыкара әдәби конкурсын үткәрә.
Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
«М.Җәлил татарча»;
«М. Җәлил русча»;
«Җәлил - дөнья халыклары телләрендә»;
«Язучылар-фронтовиклар»;
«Фронтовик язучылар әсәрләрен күмәк башкару»;
«Профессиональ башкаручылар»;
«Җәлилчеләр»;
«М.Җәлил шигыренә язылган җыр».
Конкурс өч этапта уздырыла:
Гаризалар һәм конкурс материалларын җыю 2024 елның 10 ноябрен кертеп гамәлгә ашырыла.
1 нче этап - 2024 елның 11-21 ноябрендә сайлап алу этабы
2 нче этап - 2024 елның 22 ноябреннән 10 декабренә кадәр:
3 нче этап - финал: 15 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр,
Катнашучының сертификаты гаризаны тутырганда автомат рәвештә төзелә. Финалның призерлары һәм җиңүчеләре 2025 елның февралендә Казанда Конкурсның Гала-концертына чакырылачак.
Конкурсның электрон почтасы: congress.jalil.uku@yandex.ru
Телефон: (843)236-59-16. (ред.)