Татарстан Республикасы «Сәнгать төне» еллык Бөтенроссия акциясенә кушыла

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

3-4 ноябрьдә Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясе узачак. Быел аның чаралары Халыклар бердәмлеге көненә багышланачак һәм "Россия берләштерә" девизы астында узачак. Музей һәм театрлар, күргәзмә һәм концерт заллары, китапханәләр һәм мәдәни клублар офлайн һәм онлайн-форматта тематик чаралар үткәрәчәк.

Ә социаль челтәрләр кулланучылары #ночьискусств һәм #ночьискусств2024 хештеглары белән язмаларны чыгарып, бәйрәмгә кушыла алачак.

"Сәнгать төннәре" Афишасы сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International