26 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт театрында П.И.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсы күрсәтеләчәк. Спектакль РСФСР һәм ТАССР халык артисты Мөнирә Булатованың тууына 110 ел тулуга багышлана (1914-2011).
Мөнирә Закировна Булатова - опера артисткасы (меццо-сопрано), концерт-камера җырчысы, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе. Классик һәм милли репертуар операларында күп кенә партияләр башкарды.
Артист турында тулырак мәгълүмат https://kazan-opera.ru/about/history/artists/bulatova-munira-zakirova/
"Евгений Онегин" спектаклендә 26 октябрьдә төп партияләрне Михайлов театры солисты Валентина Феденева (Татьяна), Россиянең Зур театры солисты Константин Шушаков (Онегин), Екатерина Сергеева (Ольга), "Яңа Опера" театры солисты Алексей Неклюдов (Ленский); дирижер - маэстро Ренат Салаватов башкара. Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.