Әдәби-музыкаль лекторий дөньякүләм танылган классик музыканы пропагандалау белән беррәттән, рус һәм татар профессиональ композиторларының, шагыйрьләрнең әсәрләрен, шулай ук халык иҗатын тамашачыга җиткерү буенча зур эшчәнлек алып бара.
19 октябрь көнне Татарстанның халык артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий артистлары юбилей концерт программасы белән Мәскәүдә чыгыш ясады. Югары дәрәҗәдәге камил музыка, иң тәэсирле җырлар, үзгә атмосфера - тамашачыларны таң калдырды. Бу көнне Мәскәү консерваториясенең Рахманинов залы чәчәк бәйләмнәренә, көчле алкышларга күмелде.