Татарстан Республикасында «Мәдәни мохит» һәм «Иҗади кешеләр» федераль проектларыннан тыш «Мәдәният» милли проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проекты эшләп килә.
Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру чорында 10 виртуаль концерт залы ачылды. Алар барысы да Татарстан муниципаль берәмлекләре территориясендә урнашкан - виртуаль концерт заллары Арча, Баулы, Спас, Алабуга, Мамадыш, Әлмәт, Буа, Менделеевск районнарында һәм Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә ачылды.
2024 елның 1 яртыеллыгында гомуми колачлы 124 трансляция үткәрелгән. 2023 елда 10985 кеше белән 268 трансляция уздырылган.