Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2024 елның 18 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2025 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Алексей Курамшин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, экспертлар, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, шулай ук ММЧ вәкилләре катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча онлайн-сораштыру барышында каралырга тиешле 15-20 максаттан һәм бурычлардан торган исемлек төзеләчәк. Экспертларның тәкъдимнәре проект порталында (publictasks.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәгълүмат ресурсларында урнаштырыла. Киләсе этапта ТР Дәүләт хезмәте порталының «Халыктан сораштыру» бүлегендә һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында халык тарафыннан сораштыру үткәрү планлаштырыла. Йомгаклау этабы булып рәсми сайтта, массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук проект порталында (publictasks.tatarstan.ru) формалашкан максатлар һәм бурычлар исемлеген бастыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International