Гаилә һәм мәктәп театрларының II Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этаплары башлана

2024 елның 18 октябре, җомга

Катнашу өчен барлыгы 70 гариза кабул ителде.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары старт ала. Бәйге Россиядә Гаилә елына багышлана.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән әлеге фестиваль Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 70 гариза килде. Алар арасында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары бар.

Бәйгедә катнаша торган мәктәп һәм гаилә театрлары спектакльләрен жюри октябрь ахыры – ноябрь башында караячак.

Сайлап алу этаплары графигы:

26 октябрь – 9.00-11.00

28 октябрь – 9.00-11.00

29 октябрь – 9.00-11.00

30 октябрь – 9.00-12.00

31 октябрь – 9.00-11.00

1 ноябрь – 9.00-11.00

Фестиваль 8 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Фестиваль нигезләмәсе: https://clck.ru/3E2b6C

Белешмә:

Мәктәп һәм гаилә театрларын берләштергән I Республика фестиваль-конкурсы Татарстанда беренче тапкыр 2023 елда оештырылды. Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы булып Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чыгыш ясады. Чара Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланды.

2023 елда фестивальдә катнашу өчен Татарстан районнарыннан 100гә якын гариза килде. Сайлап алу турларында Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 58 коллектив килеп катнашты.

Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.

Фестивальдә Казан шәһәре Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе беренче урынга лаек булды. Тинчурин театры әлеге гимназияне шефлыкка алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International