Агымдагы елда «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасында 7 эре федераль чара гамәлгә ашырылды, алар арасында II Бөтенроссия балалар Фольклориадасы, «Нәүрүз» VIII Халыкара театр-мәгариф форумы, Ф.И.Шаляпин исемендәге XLII Халыкара опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге XXXVI Халыкара классик балет фестивале, Бөтенроссия китапханә конгрессы, «Россия музыка маршрутлары» Федераль проекты, «Пушкин һәм театр» Бахрушин театр музееның күргәзмә проекты бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан.
Шулай ук "Иҗади кешеләр" төбәк проекты буенча квалификацияне күтәрү 1218 белгечкә мөмкин булды. өзлексез белем бирү үзәкләре арасында илнең мәдәният өлкәсендә әйдәп баручы югары уку йортлары, шул исәптән Казан дәүләт мәдәният институты.