21 октябрьдән Казан Кремле территориясенә керү чикләнәчәк

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

БРИКС саммиты көннәрендә Казан Кремле чаралар үткәрүнең төп мәйданчыкларының берсе булачак. Шуңа бәйле рәвештә, 2024 елның 21 октябреннән 24 октябренә кадәрге чорда махсус куркынычсызлык режимы кертеләчәк һәм музей-тыюлык территориясенә керү чикләнәчәк.

Татарстан администрациясе җитәкчесе урынбасары - республика эксперт департаменты башлыгы Игорь Савельев аңлатканча, 21 октябрьдән Кремль территориясенә бары тик аккредитация бейджлары буенча гына эләгергә мөмкин булачак. Моңа кадәр бернинди чикләүләр планлаштырылмый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International