Россиядә "БумБатл" макулатурасын җыю буенча "Экосистема" хәрәкәтенең бишенче сезоны башланды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

23 сентябрьдә "БумБатл" акциясенең юбилей сезоны старт алды. Быел масштаблы экология проекты «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында яңадан уза. Акциянең төп максаты - кәгазьне артык куллануны киметү һәм калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру.

"БумБатл" акциясендә катнашу өчен, бумбатл.рф проекты сайтында теркәлергә кирәк. Коллектив гаризалар 23 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Шәхси зачетта беренчелек өчен 23 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр көрәшергә мөмкин. Теркәлгәндә оешманы күрсәтергә яисә мөстәкыйль катнашуны расларга, интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне шунда кертергә, акт алырга һәм аны шәхси кабинетка кертергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International