11 октябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Яшел Үзән районы Мәдәният көне узды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Концерт программасы барышында тамашачыларга Зеленодольск шәһәре һәм Яшел Үзән районы иң яхшы фольклор, хореография, вокаль коллективлары һәм солистларының чыгышларын күрсәттеләр.