2024 елның 15 октябрендә 12:30 сәгатьтә Кол Шәриф мәчете Галереясында «Казан Коръән басмалары» күргәзмәсе ачыла. Проект Казанны дөньядагы беренче Коръән басмасы шәһәре итеп күз алдына китерергә тиеш.
Күргәзмә нигезендә - «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы җыеннарыннан һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Фәнни китапханәсеннән XIX-XX гасырлардагы Казан Коръәннәре галереясе. Алар буенча сәнгати бизәлешнең төрлелеге, Коръән гарәп тексты җыелмасы белән танышырга була.
Икенче бүлек "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы фондларыннан уникаль предметлар белән таныштыра.
Аерым бүлек - Коръән басмасы тикшеренүләре турында.
Йомгаклау бүлеге Казан Коръән тарихын 1930-2020 елларда тәкъдим итә.
Адрес: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее.
Күргәзмә көн саен 9:00 дән 19:30 га кадәр эшли.