Ноябрьдә Казанда «Идел-йорт» ХIII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы булачак

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

Ноябрьдә Казанда «Идел-йорт» дип аталган ХIII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы узачак. Ул быел унөченче тапкыр үткәрелә һәм танылган татар драматургы туфан Миңнуллин истәлегенә багышлана.

Татарстан Республикасы (Азнакай, Чүпрәле, Мамадыш, Бөгелмә, Мөслим, Арча, Актаныш, Балтач, Тукай, Баулы,Теләче, Яңа Чишмә, Буа, Лениногорск, Әлмәт районнары), Башкортостан Республикасы (Кызыл Кама, Дүртөйле районнары), Ульяновск (Иске Кулат районы), Самараөлкәсе (Камышлы районы) театр коллективлары тамашачылар игътибарына20 спектакль күрсәтәчәк.

6 ноябрьдән алып 15 ноябрьгә кадәр спектакльләр В.И.Ленин исемендәге Мәдәният-ял үзәгендә («Соцгород»микрорайоны), ә 16сыннан 22 ноябрьгә кадәр Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында куела.

Спектакльләр көндез 14сәгатьтә, кич –  18сәгатьтә башлана.

Фестивальне ачу тантанасы 6 ноябрьдә 18сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге Мәдәният-ял үзәгендә була. Бу көнне тамашачылар алдында 2012 елда гран-прияулаган Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортының халык театры чыгыш ясаячак.

Фестивальгә йомгаклар ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2 декарьдә булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International