ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Пушкин картасы» кысаларындагы концертлар оештыра

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Мәдәният» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстан җыр һәм бию ансамбле октябрь һәм ноябрь айларында алты концерт оештыра.

Исемле коллектив артистлары республиканың мәгариф учреждениеләре һәм авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячак.

Беренче концерт 11 октябрьдә Биектау үзәк мәдәният йортында узачак. 14 һәм 17 октябрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 6 нчы һәм 33 нче Казан Гимназияләрендә чыгыш ясаячак. 18 октябрьдә коллективның чыгышы 144 нче мәктәптә, ә бер айдан, 18 ноябрьдә 161 нче мәктәптә көтелә. Бу елның «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру тәмамланачак 20 ноябрьдә Тәтеш районы мәдәният йортында чыгыш ясыйбыз.

«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Без бергә» программасын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International