Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең оешуына 25 ел

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

13 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында татар милләтенең йөзек кашы, горурлыгы булган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 25 еллык юбилей концерты көтелә.

Ансамбльләр бик күп, әмма фольклор ансамбле аерылып тора. Аның кыйбласы – милли сәнгатьне дөньякүләм пропагандалау. 2002 елдан алып коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов җитәкли. Айдар Фәйзрахманов талант белән тырышлыкны бер йодрыкка җыеп иҗат итүче, эшенә, тамашачыларына тугры калган, Татарстанда, Россиядә һәм бик күп чит илләрдә дан казанган бөек артист. Халык фольклорының җырларын, көйләрен, гореф-гадәтләрен бөртекләп җыю, саклап калу – коллективның төп үзенчәлеге, бурычы. Ансамбль яшьләр, балалар алдында еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Фольклор ансамбленең репертуар багажында җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарларның йола җырлары һәм биюләре бар. Иң тәэсирле һәм онытылмас җырлар, фольклор биюләре, халык шагыйрьләренең шигырьләре, үзгә атмосфера – тамашачыларны таң калдыра. Мондый кичәләрнең бик зур кыйммәте бар: алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International