Ирада Әюпова «Дряблов йорты (Михляева)» мәдәни мирас объектын карады

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Рәис Рөстәм Миңнеханов элеккеге «Адонис» фабрикасы территориясен һәм «Дряблов йорты (Михляев)» мәдәни мирас объектын карады. Аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озата йөрде.

Дряблов йорты (Михляев) Петербург чорының уникаль архитектура һәйкәле, Казанның иң иске гражданлык бинасы булып тора. Элеккеге "Адонис" фабрикасы бинасы да кыйммәтле тарихи бина. Ике катлы корпусны төзү 1825 елның язында башлана.

Рөстәм Миңнеханов әлеге объектларны реставрацияләүгә комплекслы якын килергә тәкъдим итте һәм киләчәк пространство концепциясен эшләргә һәм ремонт-реставрация эшләрен этаплап тормышка ашырырга кушты.

Шулай ук бүген Казанның Петропавел соборында булды, аның территориясендә реставрация эшләре алып барыла. Борынгы гыйбадәтханәдә булганда делегацияне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International