А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

"Өченче көн тоташ кар ява" Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша.

2.10.2024 сәгать 13:00;

2.10.2024 сәгать 19:00;

3.10.2024 сәгать 19:00.

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында "Өченче көн тоташ кар ява"(12+) дип исемләнгән премьера әзерләнә. Аның жанры театральләштерелгән тамаша дип билгеләнде, инсценировка авторы һәм куючы режиссер - Марсель Мөсәвиров.

Спектакльдә сигез артист катнаша, аларның өчесе Чаллы сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаячак.

Спектакль патриотик җырларга нигезләнгән. Чөнки авыр сугыш елларында, кешеләр белән бергә, Җыр да көрәшкә күтәрелгән, яшәү көче, рух ныклыгы биргән. Җырлар сәхнәдә русча да, татарча да яңгыраячак, фронт такмаклары да урын алачак. Аларның барысын да театр артистлары "тере" тавышка башкара.

Кайбер геройларның прототиплары күпләргә таныш: мәсәлән, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган сугышчылар Гази Заһитов һәм Михаил Минин. Бу рольләрдә Руслан Әюпов һәм Инсаф Һидиятулин. Популяр җырчы Клавдия Шульженко ролендә - Алинә Мохлисова.

Спектакльдәге шигырьләр дә, җырлар да, истәлекләр дә бүгенге яшь буын өчен кызыклы булыр, аларда да патриотизм хисе уятырга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Бу спектакль мәдәни мирасны һәм җиңү истәлеген саклауда мөһим адым.

Ул күңел ачуга гына түгел, ә безнең халыкның батыр үткәнен тирәнтен аңлауга юнәлтелгән.

Киләсе 2025 ел Татарстанда “Ватанны саклаучы елы” дип игълан ителде."Өченче көн тоташ кар ява" - Ватанны саклауда егетлекнең, батырлыкның, рухи көчнең әһәмиятен күрсәтүче патриотик спектакль.

Аяз Гыйләҗев ис. Чаллы татар дәүләт драма театры.

Адрес: Яр Чаллы, Низаметдинов урамы, 29.

Телефон: +7 (855) 225-31-77

Барлык мәгълүмат сайтта chelnyteatr.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International