Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар узачак.
Программа:
1 октябрь, 15.00, Шәһәр тарихы музее - Чистай Успенский хатын-кызлар монастыре тарихына багышланган экспозициянең яңа бүлеген ачу. Чистай дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан уникаль артефактлар белән торгызылган зур булмаган монастырь кельесы «Чистай өяз: чор һәм йөз» күргәзмәсенә килүчеләр игътибарына тәкъдим ителәчәк.
2 октябрь, 9.00 - "Чистай сәүдәгәр һәм әдәби" виртуаль экскурсиясе
2 октябрь, 10.00 - шагыйрь, тәрҗемәчегә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенә, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Флера Тархановага (1947-2018) багышланган “Күңелем моңы” күргәзмәсе буенча экскурсия
4 октябрь, 10.00 - «А.М. Бутлеров. Тормыш битләре"
3 октябрьдә - «Аркадий Гайдарның тормыш парадокслары» күргәзмәсе белән (язучының тууына 120 ел тулу уңаеннан) үткәрелә торган лекция
8 октябрь, 10:30 - “Тормышым - озын юл” әдәби-музыкаль кичәсе