Рудольф Нуриев әнисенең туган ягы, Чувашиянең халык шагыйре һәм Татарстанда Космонавтиканың бердәнбер залы: Казанда Әлки районының Мәдәният көне узды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Әлки районының Мәдәният көне узды.

Программа барышында тамашачыларга Әлки районы территориясендә яшәүче халыкларның гаилә традицияләре белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар тәкъдим ителде. Шулай итеп, тамашачыларга татар туй йоласы, рус туе һәм чуваш йоласы тәкъдим ителде.

Әлки районы Мәдәният көннәре «Гаилә - илһам чыганагы» дип исемләнгән концерт белән тәмамланды.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International