27 сентябрьдә «Туган авылым» икенче республика фотоконкурсының фотокүргәзмәсе ачылачак

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бөтендөнья туризм көнендә, 27 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә “Туган авылым” милли комплексында (Туфан Миңнуллин ур., 14/36, чатыр) фотокүргәзмә ачылачак һәм “Туган авылым” икенче республика фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Күргәзмә Бөтендөнья туризм көне, шулай ук игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза.

Күргәзмәгә керү ирекле.

Конкурс өч номинация буенча узды: «Гаилә - традицияләр бишеге», «Сәнгать кешеләре», «Татарстан табигате».

Конкурсның максаты - республика гражданнарының һәм кунакларының бай тарихи һәм мәдәни мираска, авылда яшәүче республика халыкларының гаилә традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә кызыксынуын арттыру, татарстанлыларда мәдәнияттә казанышлары һәм сәнгать өлкәсендә татар халкының иң яхшы вәкилләре өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Конкурсны оештыручылар - «Туган авылым» милли комплексы.

Фотокүргәзмәдә ТР Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” республика агентлыгы, ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International