Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында яңа сезон ачыла

2024 елның 13 сентябре, җомга

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры 14 сентябрьдә М.Глинканың «Патша өчен тормыш» спектакле белән яңа сезон ача. Исегезгә төшерәбез, режиссер Юрий Александров тарафыннан башкарылган куелыш премьерасы агымдагы елның февралендә булды һәм Казан Операсының (1874-2024) юбилей елын ачты.

14-15 сентябрь көннәрендә спектакльләрдә төп партияләрне Михаил Казаков, Михаил Колелишвили (Иван Сусанин), Гөлнара Гатина (Антонида), Иван Гынгазов (Собинин), Екатерина Сергеева (Ваня) башкарачак; дирижер пульты артында маэстро Андрей Аниханов (Санкт-Петербург). Спектакльләр 18.00 сәгатьтә башлана.

Театрның алдагы сезоны шактый бай булыр дип көтелә. Кыш көне балет труппасының гастрольләре беренче тапкыр Кытайда узачак, дип планлаштырыла.

Сезонның икенче яртысына СССРның халык артисты, күренекле биюче һәм хореограф Владимир Васильевның куелышында "Аккош күле" балетының яңа версиясе премьерасы планлаштырылган, аның белән театрның күптәнге уңышлы иҗади элемтәләре бар. Премьера М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында, шулай ук Россиянең Зур театры сәхнәсендә узачак.

Яңа ел каникулларына хореограф Александр Полубенцев куелышындагы Заһид Хәбибуллин музыкасына "Зәйтүн малай" балалар балеты премьерасы багышланачак (Казан хореография училищесы белән уртак проект).

2025 елның маенда традицион Нуриев балет фестивале узачак, ә бөтен сезон дәвамында театрда Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән чакырылган солистлар һәм дирижерлар катнашында бик күп спектакльләр күрергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International