12 октябрьдән Ярославльдә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры гастрольләре зур уңыш белән бара. Ф.Волков исемендәге академия театры сәхнәсендә качаловлылар тамашачылар тулы залга биш спектаклен уйнады инде. Ярославль тамашачылары «Пиковая дама» театраль фантазиясен, җырлы-көйле «Скрипач на крыше» һәм «Роковые яйца» спектакльләрен, «Иван-дурак и черти» әкиятен бик җылы кабул итте, әмма Ярославль «Золотой слон» комедиясе аеруча зур кызыксыну уятты.
Рус театры тәүге адымнарын атлаган төбәктә качаловлылар киләсе пәнҗешәмбегә кадәр һәр спектакльне әле тагын икешәр тапкыр уйнаячаклар. 23 октябрьдә «Пиковая дама» белән гастрольләр ябылачак.