Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы» унынчы Республика этно-конфессиональ фестивале узачак

2024 елның 13 сентябре, җомга

14 сентябрьдә (шимбә) 12:00-18:00 сәгатьләрдә Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә «Мәдәниятләр мозаикасы» юбилей унынчы Республика этно-конфессиональ фестивале узачак. Фестивальне тантаналы ачу 13:00 сәгатьтә булачак.

Төп фестиваль сәхнәсендә алты сәгать дәвамында кунакларга Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең җыр һәм бию мәдәнияте тәкъдим ителәчәк.

Параллель рәвештә шундый мәйданчыклар эшләячәк:

- «Татарстан халыклары ашлары» фестивале

- халык уеннары һәм күңел ачу фестивале

- Татарстан халыкларының милли ишегаллары

- һөнәрче осталарның күргәзмә-ярминкәсе

- фотозона

- мастер-класслар:

каллиграфия, мозаика, мандал һәм фигураларның "Будд" рәсемнәре, балчыктан уенчыклар, эпоксид сумаладан бизәнү әйберләре ясау һ.б.

Фестивальнең махсус кунаклары:

Татар эстрадасының популяр артисты Илгиз Шәйхразиев;

«ЖИВаGo» музыкаль-шигъри фолк-төркеме.

Фестивальнең онлайн-трансляциясе Ассамблеянең ВКонтакте паблигында һәм Татарстан халыклары дуслыгы йортында узачак (сылтама: https://vk.com/video-45082486_456240357 ).

Фестивальне оештыручылар: Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, «Мәдәният һәм Диалога үзәге» РМОО Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International