РФ Мәдәният министрлыгы Казанда беренче тапкыр «РФ Музей фондын саклауны тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» дигән фәнни-гамәли семинар уздыра

2013 елның 18 октябре, җомга

21-25 октябрьдә РФ Мәдәният министрлыгы Казанда беренче тапкыр  Идел буе федераль округы музей хезмәткәрләре өчен «РФ Музей фондын саклауны тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» дигән фәнни-гамәли семинар уздыра.

Семинарга экспертлар сыйфатында Россиянең абруйлы музей белгечләре чакырылган. Анда Россия Федерациясенең 7 субъектыннан музей хезмәткәрләре катнаша.

Тикшереләчәк төп мәсьәләләр: хәзерге заманда музей эшендәге актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары;  РФ музейлары фондларындагы мәдәни хәзинәләрнең саклануын тәэмин итү өчен музей эшендә заманча техник һәм электрон чаралар файдалану тәҗрибәсе;музей экспонатларын даими яисә вакытлыча саклауга тапшырган вакытта  документлар рәсмиләштерү тәртибе; фондларда хисапка алу эшен башкарганда мәгълүмат технологияләреннән файдалану, "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен товарлар сатып алу, эш башкару, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында" 2013 елның 05 апрелендәге   ФЗ -44 номерлы Федераль закон  кысаларында музейлар эшенең оештыру һәм хокукый юнәлешләре.

Семинарда докладлар укылачак, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре уздырылачак.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 22 октябрьдә 9 сәгать 30 минутта семинар ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында уздырылачак матбугат конференциясенә чакырабыз.

Телефоннар:  8(495) 617-42-71, 8-916-350-67-90.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International