11 сентябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика конкурсы кысаларында Чирмешән районының Мәдәният көне узды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы Татарстанда икенче ел уздырыла. Ике ай дәвамында Казанның төрле мәйданчыкларында мәдәни программа күрсәтеләчәк. Анда республика халкы Татарстан муниципаль берәмлекләренең тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша уникаль мәдәни коды белән танышачак. Конкурс йомгаклары буенча җиңүче билгеләнәчәк.