«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Чистай районы Мәдәният көне узачак

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

13 сентябрьдә Казанда В.И. Ленин ис. Мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Мәдәният көне узачак.

Чистай муниципаль районы һәм Чистай шәһәре үз якташларын, шулай ук казанлыларны һәм башкала кунакларын «Татарстанның мәдәни башкаласы - 2024» конкурсы кысаларында иҗат программасына чакыра.

Чистайлылар барлык теләүчеләрне 16.00 сәгатьтә күргәзмәләргә һәм халык осталарының мастер-классларына чакыралар - сезнең Чистай районы халык йолалары һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеге булачак, шулай ук кунаклар өчен кызыклы интерактив мәйданчыклар әзерләнәчәк.

17.00 сәгатьтә Чистай шәһәренең иҗат коллективлары сәхнәдә районның иң яхшы артистлары катнашында кызыклы, уникаль программа күрсәтәчәкләр.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International