12 сентябрьдә - «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этно-конфессиональ фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

12 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Мәдәниятләр мозаикасы” республика этно-конфессиональ фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

Натфуллин Дамир Данилович - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары

Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы - Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе

Кадыйров Тимур Рәфкать улы - Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры

Стуклова Мария Владимировна - «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этно-конфессиональ фестивале режиссеры

Чуманов Сергей Владимирович - Татарстан Республикасының «Мәдәниятләр һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ресурсларында турыдан-туры трансляция оештырылачак.

14 сентябрьдә Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә «Мәдәниятләр мозаикасы» республика унынчы милли этно-конфессиональ фестивале узачак.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи баюын ныгыту, төбәкнең күпмилләтле мәдәниятен, шул исәптән милли костюмын саклап калу, милли байлыкны үстерү һәм популярлаштыру максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International