"Алтын мөнбәр " Халыкара питчингы җиңүчесе Ираннан кинопроект булды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Казан дәүләт мәдәният институтында «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең кинопроектлар питчингы узды. Ираннан сценарист Джавид Собхани "Ак ат" проекты белән җиңү яулады. Җиңүче фильм төшерү өчен 500 мең сум алачак.

Быел сайлау комиссиясе 30 илдән 106 гаризаны карады. Халыкара питчингның финал этабына Россиядән, Кыргызстаннан, Ираннан, Төркиядән, Әрмәнстаннан, Пакистаннан һәм Бангладештан 12 сценарий узды.

Жюри белдерүенчә, фикер алышу вакытында комиссия өч фаворит биргән. Лидерлар өчлегенә шулай ук Айнур Дәүләтовның (Татарстан) һәм "Албасты" фолк-хорроры Роман Королевның (Татарстан) анимацион кинопроекты сценарийлары да чыкты.

Халыкара питчинг "Алтын мөнбәр" кинофестиваленең эшлекле программасына керә һәм кинопроектларны - сценарийларны, сценарий заявкаларын яки синопсисларны халыкара эксперт советы алдында ачыктан-ачык презентацияләүне һәм яклауны тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, XX Казан халыкара фестивале «Алтын мөнбәр» 2024 елның 6-11 сентябрендә уза.

Шулай ук билгеләп үтәбез, "Алтын мөнбәр" фестивале РФ Мәдәният министрлыгы хуплаган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International