Сәнәгать гигантлары һәм искиткеч чишмәләр шәһәре: Казанда Түбән Кама районы Мәдәният көне узды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Түбән Кама районының мәдәни программасы тәкъдир ителде.

«Сәйдәш» мәдәният үзәге фойесында кунакларны Түбән Кама районы Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни берләшмәләренең «Күп мәдәниятләр» күргәзмәсе һәм гаилә ансамбльләре каршы алды. Анда районның милли колориты тәкъдим ителде: милли костюмнар, хатын-кыз бизәнү әйберләре, музыкаль инструментлар, сувенирлар, көнкүреш әйберләре, төрле халыкларның мәдәни традицияләренең байлыгын һәм төрлелеген чагылдыручы кәсепләр.

Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы Татарстанда икенче ел уздырыла. Ике ай дәвамында Казанның төрле мәйданчыкларында мәдәни программа күрсәтеләчәк. Анда республика халкы Татарстан муниципаль берәмлекләренең тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша уникаль мәдәни коды белән танышачак. Конкурс йомгаклары буенча җиңүче билгеләнәчәк.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International