А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры үзенең 90 нчы театр сезонын тантаналы рәвештә ачты

2024 елның 7 сентябре, шимбә

Юбилей сезонын баталовчылар 6 сентябрьдә театрның яңа баш режиссеры Александр Лебедевның "Туй" комедиясе белән ачтылар. Спектакль үзенең тууын "Кече ватан мәдәнияте" федераль проекты ярдәмендә алды.

"Ике хәрәкәттә искиткеч вакыйга" (пьеса жанрын аның авторы - Николай Васильевич Гоголь шулай тасвирлаган) XIX гасыр уртасында язылган. Бөгелмә тамашачысына ул заманча уку рәвешендә тәкъдим ителде - реалити-шоу форматында. Бу комедия геройларын хәзерге тамашачыга якынрак һәм аңлаешлырак итте.

Икенче көнне үк театрның иҗади төркеме Воронеж өлкәсенә Борисоглебск шәһәренә "Нескучная классика" фестиваленә китте. Экспертлар судына Л.Зоринның «Варшавская мелодия» пьесасы буенча мелодрама тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International