Казанда мәдәният өлкәсендә беренче ирекле ярдәм үзәге ачылачак

2024 елның 6 сентябре, җомга

10 сентябрьдә Казанда мәдәният өлкәсендә «Добро.Центр» ирекле ярдәм үзәге Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе базасында, Х.Ямашев пр., 81 й адресы буенча ачылачак.

Үзәкне булдыруның максаты - балаларны һәм яшьләрне ихтыярый эшчәнлеккә җәлеп итү, аларның социаль активлыгын үстерү, "Мәдәният волонтерлары" программасын гамәлгә ашыру кысаларында җаваплылык хисе тудыру.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында мәдәният волонтерлары саны буенча 5 лидерга керде - республикада 10 622 мәдәният волонтеры исәпләнә.

Хәзерге вакытта Казанда 4 ирекле ярдәм үзәге эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International