Һади Такташ турында күргәзмә Татар китабы йортында ачыла

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Милли музей филиалы — Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Һади Такташ турында «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлый. Музей күргәзмәсенең презентациясе 6 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак.

Татар китабы йортының яңа күргәзмәсе Һади Такташның мемориаль әйберләре коллекциясенә һәм шәхси архивына нигезләнә. Такташка нисбәтле бай тупланма Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана. Шунысы кызык: 80 ел элек музейның әдәби бүлеге оеша башлагач, аның хезмәткәрләре беренчеләрдән булып Һади Такташ коллекциясен тулыландыру белән шөгыльләнәләр. Ул чакта шагыйрь белән бәйле предметлар Казанның Әдәби музеенда урын алыр дигән планнар булган. Хәзерге вакытта Милли музей фондларында Такташ архивының шактый зур өлеше җыелган.

«Гасырлар һәм минутлар» — Такташның Ленинга багышлап язылган поэмасы. Ул 1924 елда, төгәл 100 ел элек дөнья күрә. Хәлбуки күргәзмәнең тематикасы поэма тарихы белән генә чикләнми. Биредә Такташның кулъязмалары, хатлары һәм документлары, кайбер шәхси әйберләре күрсәтелә. Шулай ук аз билгеле фотосурәтләр, китаплар һәм башка материалларны күреп булачак. Мәсәлән, күргәзмәдә Һади Такташның әнисе улы вафат булгач чыгарган бәетнең кулъязмасы тәкъдим ителә.

Күргәзмә 6 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә музейда мәдәни һәм белем бирү чаралары да үтәчәк. Татар китабы йортында камера концерты, классикның тормышы һәм иҗаты турында лекцияләр циклы, дискуссияләр һәм остаханәләр оештырыла. Шулай ук Казанда Һади Такташ белән бәйле урыннар буенча җәяүле экскурсия үтәчәк.

Казан ш, Островский, ур. 15 й.

t.me/tatbookhouse

vk.com/tatbookhouse

kamala.tatmuseum.ru

Шәриф Камал музее – республикадагы татар язучысына багышланган беренче музей. Аны булдыру турындагы карар авыр сугыш вакытында – 1944 елда кабул ителә, рәсми рәвештә ул үзенең ишекләрен 1950 елда ачып җибәрә.

Музей татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал яшәгән кечкенә генә фатирда урнашкан. Фатирны музей итәр өчен дәүләт карамагына язучының үлеменнән соң кызы Зәйнәп Байгильдиева (1910-2002) тапшыра. Ул үзе үк музейның беренче фәнни хезмәткәре була: Шәриф Камалның архивларын берәмтекләп җыя, сакланып калган әйберләр һәм кулъязмалар исемлеген төзи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International