29 августта 13:30да ТР Милли китапханәсе территориясендә "7 көн эчендә кинопроект" VI халыкара проекты старт алуына багышланган матбугат конференциясе узачак.
Ньюсмейкерлар:
Ирада Әюпова - Татарстан Республикасы мәдәният министры
Станислав Ершов - проектның генераль продюсеры (Санкт-Петербург)
Ксения Кольцова - административ директор (Мәскәү)
Алексей Барыкин - проект директоры (Казан)
ММЧ аккредитацияләү: Daniil.Plaksin@tatar.ru. ФИО һәм басманы күрсәтүне сорыйбыз.
Белешмә
30 августта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән 2019 елда Казанда беренче тапкыр узган «Кино 7 көн өчен» (Film7Days) иҗат проекты старт ала. Быел проектта БРИКС илләрен тәкъдим итүче 10 команда катнашачак. Төшерүләр 30 августтан Казанда һәм Әлмәттә узачак һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс йомгаклары буенча Россия һәм чит ил режиссерлары ясаган Татарстанны тәкъдим итүче киноальманахлар оештырылачак.