Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы композиторлары әсәрләреннән концертлар узачак

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

30 августта Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы композиторлары әсәрләреннән ике концерт була. Башлана 14.00 сәгатьтә. Концертларга керү ирекле.

14:00 дә - Яшел Үзән шәһәре шәһәр күлендә “Ракушка” сәхнәсендә ачык һавада концерт.

15:00 сәгатьтә - Яшел Үзән шәһәре балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе залында Яшел Үзән шәһәре, Карл Маркс урамы, 51А бәйрәм залында концерт булачак. 

Программада С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Р.Яхин, А.Монасыпов, Р.Еникеев, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, А.Абдуллина, И.Камал, Э.Низамов әсәрләре.  Концертта Яшел Үзән шәһәре балалар музыка мәктәбе укучылары, укытучылары һәм Казан музыкантлары катнаша.

Программаны Россиянең Халык артисты - композитор Рәшит Кәлимуллин тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International