Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 88 нче сезонын ачты

2024 елның 23 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 88 нче иҗат сезонын зур тамаша белән ачты. Коллективның яңа сезон башлану уңаеннан ике зур сольный концерты Казан Кремле территориясендә ачык һавада узды.

Бу ике көн эчендә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле казанлыларны һәм шәһәр кунакларын ике программа белән сөендерде. Беренче көнне коллектив «Алтын фонд»тан тарихны колачлаган, фольклорга нигезләнгән номерлар тәкъдим итсә, икенче көнне «Зөбәрҗәт» татар лирик җырлары, «Весялуха» белорус биюе, «Субботеи» рус халык җыры, шулай ук Себер татарлары фольклоры белән таныштыручы «Тыпырдау» һәм «Себерче» хореографик номерлары кергән «Без бергә!» программасын күрсәтте.

Коллективның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сөйләвенчә, ансамбльның иҗат тормышы инде кайный, яңа сезон чараларына әзерлек бара.

«Шушы көннәрдә без Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнаштык. Хәзер яңа сезон премьераларына актив әзерлекне башлыйбыз. Декабрьдә тамашачыларга «Җиде энҗе» этно-мюзиклының яңа версиясен тәкъдим итәчәкбез. Проектның форматы үзгә, бию, вокал, сүздән үрелгән кырык минутлык бербөтен сюжетлы шоудан гыйбарәт. Халык иҗаты традицияләренә, аның үзенчәлекле интонацияләренә, хәрәкәтләренә, символларына нигезләнгән этно-мюзикл бер ук вакытта яңа, заманча сәнгать үрнәге булып тора. Биредә рэп һәм электрон музыка яңгырый, видеопроекцияләр һәм махсус эффектлар кулланыла. Бу - коллективыбызның иң яраткан проектларының берсе, шуңа күрә яңа сулыш өрергә булдык. Без аны үзгә формада тәкъдим итәргә, яшьләр теле белән күрсәтергә телибез, моның өчен махсус Мәскәүдән куючы режиссерны җәлеп иттек. Премьера М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак», - дип билгеләп үтте ул.

Хәмитов сүзләренчә, 2025 елга «Безнекеләрнең батырлыгы» программасы әзерләнә, анда Идел буе Болгары чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр егетләр һәм сугышчыларның батырлыклары турында бию һәм җыр теле белән сөйләнәчәк.

Сентябрьдә коллектив Казахстанга оча, анда «Бөтендөнья күчмә халыклары уеннары» этник спорт төрләре буенча халыкара спорт ярышларында катнаша.

26 сентябрьдә Уфада «Бию – халыкның җаны» хореография сәнгате фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Дәүләт ансамбле тамашачыга «Алтын фонд»тан иң яхшы номерларын тәкъдим итәчәк.

Октябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда XVI БРИКС саммитын үткәрүдә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International