«Алтын минбар» кинофестиваленең Халыкара питчингы шорт-битенә 12 проект кергән

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

«Алтын минбар» XX Казан кинофестиваленең Халыкара кинопроектлар питчингы шорт-бите игълан ителде. Анда җиде илдән 12 проект кергән. Әлеге эшләрне тәкъдир итү һәм яклау 8 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында узачак.

Оештыру комитеты барлыгы 30 илдән 107 гариза кабул иткән. Төркия, Мисыр, Һиндстан, Корея, Болгария, Греция, АКШ, Франция, Иран, Һиндстан һәм башка илләрнең кинематографистлары Татарстан белән бергә фильмнар төшерергә тели.

«Кинопроектларның Халыкара питчингын инде бишенче тапкыр уздырабыз. Гаризалар географиясе елдан-ел киңәя. Беренче тапкыр питчинг 2019 елда узды, анда, Татарстан проектларыннан тыш, Кыргызстан, Мисыр һәм Непал гына тәкъдим ителде. Быелгы шорт-бит Россия төбәкләренең, бәйсез республикаларның, БДБ илләренең һәм чит илләрнең киң спектрын берләштерде, бу, һичшиксез, Татарстан Республикасы белән уртак кинематографик продукт булдыруда төрле кино эшлеклеләренең, кызыксынуын күрсәтә», - дип сөйләде Халыкара питчингның координаторы Александра Латышева.

Александра Латышева билгеләп үткәнчә, кинематографистларның тематик фокусы тормышның социаль аспектына юнәлгән. Яхшылык һәм яманлык каршылыгы, ата һәм балалар проблемалары, ялгызлык кризисы, әхлакка бәйле сораулар, җинаять һәм гөнаһларны йолу кебек мәңгелек темалар күтәрелә.

«Кайбер проектлар төрле мәдәниятләр һәм милләтләрнең бергә яшәве турында сөйли; төрле илләрнең хәрби конфликты шартларында кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана; мистик һәм фантастик сюжетлар бар», - дип өстәде ул.

Шунысы кызык, катнашучыларның яшь диапазоны шулай ук шактый киң — 15 яшьтән 67 яшькә кадәр.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара питчинг «Алтын минбар» кинофестиваленең эшлекле программасына керә, Халыкара Экспертлар советы каршында кинопроектларны — сценарийларны, сценарий гаризаларын яки синопсисларны ачыктан-ачык тәкъдир итү һәм яклаудан гыйбарәт.

Питчингның мәҗбүри шарты - Татарстан белән копродукция: фильм төшерүдә Татарстан кинематографистларының катнашуын яки республика территориясендә узуын күздә тотарга тиеш. Питчинг Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында, Татарстан белән берлектә кино җитештерүне үстерүгә этәргеч бирә.

«Алтын минбар» кинофестивале питчинглары йомгаклары буенча ике тулы метражлы уен фильмы төшерелде инде: Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән «Тарлан» (Казахстан Республикасы белән копродукция); Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» (Үзбәкстан республикасы белән копродукция).

Хәзерге вакытта конструктивизмга нигез салучыларның берсе, СССРда дизайн һәм рекламага нигез салучы, 15 ел Казанда яшәгән Александр Родченконың биографиясе «Ракурс» (режиссеры Александр Ширманов) һәм «Квартира №7» интернациональ яңа ел комедиясе (режиссеры Юлия Захарова).

«Алтын минбар» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.

«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International