XX Халыкара «Алтын минбар» кинофестивале күрсәтүләр географиясен киңәйтәчәк

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Конкурс һәм конкурстан тыш программалар фильмнарын Татарстанның 43 районында күрсәтәчәкләр.

XX Казан Халыкара мөселман киносы фестивале «Алтын мөнбәр» масштаблы. Конкурс һәм конкурстан тыш программалар фильмнарын Татарстанның 43 районында күрсәтәчәкләр.

"Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, проект чикләрен киңәйтү идеясе күптән өлгергән.

Фестиваль дирекциясе Татарстанда төшергән фильмнарга аерым игътибарны юкка гына бирми: 2024 елда республика Татарстан кинематографының йөз еллыгын бәйрәм итә. Шуңа бәйле рәвештә XX кинофестиваль «Татарстан кинематографының 100 еллыгына» конкурсыннан тыш программа башлап җибәрә.

XX «Алтын минбар» халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, "Алтын минбар" фестивале РФ Мәдәният министрлыгы хуплаган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International