Тинчурин театрында II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

30 июльдә татар телендә сөйләшүче блогерлар II Бөтендөнья милли блогерлар җыенында катнашты. Чара 11.00 сәгатьтә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түгәрәк өстәл белән башланды. Очрашу К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында дәвам итте. Блогерлар Тинчурин театры белән якыннан танышты.

Аерым алганда, алар өчен махсус программа әзерләнелде. Блогерлар «Музыкаль тарих битләреннән» экскурсиясендә булды. Алар Тинчурин театры бинасын музыкаль яктан ачты, музыкаль спектакльләр, Кәрим Тинчурин һәм С.Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты, оркестр чокыры белән танышты.

«Оркестр буенча сәяхәт» интерактив программасында театрыбызның баш дирижеры, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштырды, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүмат китерде, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен ватан һәм чит ил композиторларының күренекле әсәрләре мисалында күрсәтте. Блогерларга оркестр белән идарә итү мөмкинлеге дә булдырылды.

Шулай ук чарада оркестр аккомпанементына «Tatar scarf» бренды милли яулыклар дефилесы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International