"Акчарлак" балалар лагеренда яңа киносмена старт алды

2024 елның 26 июле, җомга

"Акчарлак" балаларны савыктыру лагеренда ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырган чираттагы профильле киносмена башланды.

25 июньдә “Татаркино” командасы катнашында өченче киносмена ачылды. Анда “Мир” кинотеатры җитәкчесе Эдуард Әхмәдиев, кинофестивальләр һәм киночараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Светлана Говорунова һәм бүлек белгече - Раиса Харисова, “Мир” кинотеатры администраторы Татьяна Мельникова, шулай ук киноҗитештерүгә ярдәм бүлеге белгечләре - Дарья Лекомцева һәм Александра Латышева катнашты.

Кинодәреслэр ахырында лагерьда тәрбияләнүчеләр 9 августта киносмена ябылу тантанасында тамашачыларга төрле жанрларның кыска метражлы фильмнарын булдырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International