Татарстанның мәдәни мирасы турындагы күргәзмәне Беларусьта тәкъдим итәчәкләр

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

25 июльдә Беларусь Республикасының Милли тарихи музеенда «Традицияләрнең тере җебе» күргәзмәсе ачыла. Проектны иҗат итүчесе - Татарстан Республикасының Милли музее.

25 июльдә Беларусь Республикасының Милли тарихи музеенда «Традицияләрнең тере җебе» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә заманча декоратив-гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителгән: бизәкле күн аяк киеме, туку, чигү, челтәрләр, нәфис керамикалар, зәркән эшләнмәләр.

Күргәзмә 25 июльдән 25 августка кадәр Белоруссия Республикасының Милли тарихи музеенда Минск, Ленин урамы, 20 адресы буенча оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International