XXIV Федераль Сабантуй кысаларында Марий Элда Сабантуй бәйрәменә багышланган «Казан» журналы номерын тәкъдир итәләр

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

XXIV Федераль Сабантуй Марий Элда 5-6 июльдә узачак.

4 июльдә С.Г.Чавайн исемендәге Милли китапханәдә татар мәдәнияте атналыгы кысасында «Казан» журналын тәкъдир итү һәм аның баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова белән очрашу булачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

«Казан» журналы - Татарстан Республикасында иң популяр иллюстрацияләнгән иҗтимагый-сәяси, тарихи-публицистик һәм әдәби-сәнгать журналы. Ул РФ төбәкләрендә дә таратыла. Чынлап та, шәһәрнең энциклопедиясе булып санала: анда - Татарстан башкаласының ретроспективасы һәм хәзерге заман, уникаль күренешләр һәм персоналияләр тасфирлана. 1993 елдан бирле чыгарыла.

Булачак очрашу тирән символик мәгънәгә ия: быелның июнь номеры тулысынча Сабантуй бәйрәменә багышланган, аның башкаласы 2024 елда Йошкар-Ола булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International