«Нурлы Казан» симфоник поэмасы Эдуард Артемьев исемендәге Беренче халыкара музыкаль һәм мультимедиа сәнгате конкурс-фестивалендә җиңде

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Композитор һәм пианистка, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Алсу Сөнгатуллина «Нурлы Казан» симфоник поэмасы өчен «Сибириада» исемле Эдуард Артемьев исемендәге Беренче халыкара музыкаль һәм мультимедиа сәнгате конкурс-фестивалендә «Академик музыкасы» номинациясендә өченче урын яулады.

Конкурс академик, электрон һәм электроакустик музыканың төрле жанрларында эшләүче талантлы композиторларны, шулай ук видеоарт ясаучы видеорәссамнарны һәм режиссёрларны җыйды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән вәкилләр катнашты. Чара Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәрелде.

2024 елның 28 июнендә халыкара конкурс-фестиваль лауреатларын концерт-бүләкләү булды. Шул ук көнне дирижёр Алексей Бабушкин җитәкчелегендәге Яшьләр симфоник оркестры халыкка җиңүчеләр әсәрләрен тәкъдим итте. «Нурлы Казан» симфоник поэмасы беренче мәртәбә Татарстаннан читтә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International