Архив киносы фестивале кысаларында “Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре” бүлегеннән фильмнар күрсәтеләчәк

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

3 июльдә Аксенов исемендәге скверда республика архив киносы фестиваленең чираттагы кинокичәсе узачак. "Татаркино" ТР ДБУК "Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре" бүлегенең иҗатка, әһәмиятле вакыйгаларга һәм күренекле шәхесләрнең төбәкнең мәдәни һәм әдәби тарихына керткән өлешенә багышланган киноленталарын күрсәтәчәк.

Тамашачылар биш кыска метражлы картинаны күрә алачак.

Фестиваль 19:30 башлана һәм ачык һавада узачак. Керү ирекле.

Тулы инфо «Татаркино» рәсми сайтында күрсәтелә: https://tatarkino.ru/news/raspisanie-respublikanskogo-festivalya-arkhivnogo-kino/kino/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International