Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Сабантуй марафоны

2024 елның 22 июне, шимбә

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен июнь һәм июль – кызу айлар. Коллектив төрле дәрәҗәдәге Сабантуйларда, район күләмендәгеләрдән башлап, халыкара дәрәҗәдәге татар милли бәйрәмнәрендә, актив катнаша.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен Сабантуйлар марафоны 8 июньдә Тәтеш районыннан башланды. Шул ук көнне артистлар Үзбәкстанның Ташкент шәһәренә очты. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, Ташкент аларны колач җәеп каршы алган. «Кардәшләребез янына без кече состав белән бардык. Аларга татар халык җырларын, «Тезмә», «Юлык» милли биюләрен башкардык. Безнең чыгышны татар диаспорасы бик сокланып карады», – дип сөйләде Айрат Ринатович.

Шушы көннәрдә коллектив Пермь краеннан кайтты. Артистлар Барда бистәсендә үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. «Барда җыен» фольклор бәйрәме кунаклары өчен Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Пермь крае коллективлары белән берлектә пролог әзерләде: авыл иртәсен, бәйрәмгә әзерлекне һәм бәйрәмнең милли үзенчәлекләрен: биюләр, бәйгеләр һәм җырларны күрсәтте.

23 июньдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мирный бистәсендәге каенлыкта узачак Казан Сабантуенда чыгыш ясаячак.

29 июньдә коллектив Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы Сабантуенда катнашачак. Биредә артистлар коллективның алтын фондына кергән номерларны күрсәтәчәк.

Июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә узачак ХХIV Федераль Сабантуйда Татарстан коллективының чыгышы көтелә. Аның төп чаралары 6 июльдә Медведев ипподромында узачак. Ә 5 июльдә Эрик Сапаев исемендәге Мари опера һәм балет театрында сәнгать осталарының ике концерты узачак.

Прологта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мари Эл Республикасының бию ансамбле белән бергә чыгыш ясаячак. Бәйрәм кунаклары өчен «Рәйхан», «Тыпырган», «Халкым» һәм «Туган тел» җырлары яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International