20 июньдә II Бөтенроссия балалар Фольклориадасын ачу тантанасы узачак

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында II Бөтенроссия балалар Фольклориадасын ачу тантанасы узачак.

Проект «Мәдәният» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Татарстанның шәһәр һәм муниципаль районнарында 19-23 июньдә узачак.

Ачылу тантанасы иртәгә Казанның тарихи үзәгендә, Игенчеләр сарае янында узачак. Трансляциягә кушылыгыз: https://vk.com/video-206902542_456239686

Фольклориаданың төп бурычлары - матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау, үсеп килүче буында иске традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү, балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерү.

Масштаблы иҗади акция халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга һәм Россия Федерациясенең этник бергәлеген популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү, илдәге балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Фольклориаданың чаралары Россиядә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының уникаль традицияләрен саклауга, төбәкләр арасында мәдәни алмашуларны алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк, илнең балалар һәм яшүсмерләр милли һәм фольклор коллективларын Бөтенроссия иҗат процессына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Үз милли мәдәниятләрен, талантын, осталыгын һәм сәнгатькә мәхәббәтен Россия Федерациясенең 80 төбәгеннән коллективлар һәм башкаручылар күрсәтәчәк.

Проектта Россия Федерациясе төбәкләреннән иң яхшы балалар һәм яшүсмерләр фольклор иҗат коллективлары катнашачак. Катнашучыларның яше 10 яшьтән 18 яшькә кадәр.

Чараны уздыру кысаларында Бөтенроссия балалар Фольклориадасында катнашучыларның костюмлы йөреше, түгәрәк өстәл, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә чыгу концертлары, мастер-класслар, төбәк уеннарын һәм биюләрен өйрәнгән "вечёркалар" узачак.

Моннан тыш, программа Фестивальне ачу һәм ябу тантаналарын, коллективлар - Бөтенроссия балалар Фольклориадасында катнашучылар вәкилләренең Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән иҗади очрашуын һәм «Халыклар дуслыгы» хороводын үз эченә ала.

Бөтенроссия балалар Фольклориадасы - уникаль иҗади проект, “Мәдәният” милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Икенче Бөтенроссия балалар Фольклориады программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International