Пермь краенда XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе уза

2024 елның 14 июне, җомга

Бүген Пермь краенда Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабантуе ачылды.

Бәйрәмне 14 нче тапкыр уздыралар, кунаклар Россиянең 50 төбәгеннән җыелачак. Бүген милли бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды.

Шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе татар краеведларының Бөтенроссия конференциясендә катнашты. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша. Быел бәйрәмдә Россиянең 40 төбәгеннән делегация катнаша.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бәйрәм мәйданчыкларын һәм ишегалларын карады, шулай ук мастер-классларда һәм милли биюләрдә катнашты.

2024 елгы Бөтенроссия авыл Сабантуенда татар, башкорт һәм рус туйлары истә калырлык вакыйга булачак: Сабантуйда өч яшь пар никахларын теркәячәк.

Искәртеп узабыз, Барда авылында Бөтенроссия Сабантуе икенче тапкыр уза. Беренче тапкыр ул 2013 елда узды һәм 50 мең катнашучыны җыйды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International