Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпованың Халыкара музейлар көне белән котлавы

2024 елның 18 мае, шимбә

18 майда бөтен дөньяда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә.

Бу көнне без музейлар, мемориаль йортлар, реставрация үзәкләре, галерея һәм күргәзмә киңлекләре хезмәткәрләрен, Ватаныбызның тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм арттыруга багышлаган барлык кешеләрне хөрмәтлибез.

Бүген музей - күргәзмә проектлары уздыра, фәнни программалар эшли, тарихи-мәдәни байлыкны реставрацияләү һәм консервацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, үсеп килүче буынга ил тарихына һәм аның мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли торган мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара.

Музей тармагы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерәм. Символлар һәм мәгънәләрне ачу аша сез кешеләрне гүзәллеккә өйрәтәсез, уйларга, кызганырга, хәзергене бәяләргә һәм үткәнне истә тотарга мәҗбүр итәсез.

Бу ел Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Безнең беренчел бурычыбыз кешеләрне гаилә мәдәни походларына этәрү, кызыклы мәдәни программалар тәкъдим итү. Нәкъ менә гаиләдә безнең балалар алдагы буыннарга трансляцияләчәк ориентирлар салына.

Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар, һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International